Шушы арада Татарстан умартачылары яңа уңыш балын аерта башлый. Быел һава шартлары аркасында бу эш якынча ике атнага тоткарланган, тик сыйфаты буенча умартачылар мул уңышка өметләнә. Тагын бер потенциаль проблема — кырны химикатлар белән эшкәртүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм умартачылар арасында эшчәнлекне килештерү. Ә бу еш кына бал кортларының массакүләм үлүенә сәбәп була. Бу мәсьәлә турында тулырак Азнакай районыннан репортаж.
Азнакай районы республикада умартачылык буенча беренче урында тора. Барлыгы 8 мең 600 умарта оясы бар. Күпчелек умартачыларның күчмәле умарталыклары бар. Умарта ояларын эспарцет, юкә агачлары үсә торган урыннарда, карабодай кырларына урнаштыралар.
Гаяз Исмәгыйлев күптән түгел умартачы кооперативы төзегән. Фермерлар аларны алдан ук үз басуларына чакыра. Файдасы уртак — карабодай да серкәләнә, тәмле бал да була. Һәр оядан 70 килограммга кадәр бал җыела.
Игенчеләрнең кырларда химик эшкәртү үткәреп умартачыларны авыр хәлгә калдырган вакытлары да була. Аграрийлар белән гамәлләр – килештерелгән.
Умартачыларның да игенчеләргә карата теләкләре бар — рапс утырту белән мавыкмаска. Бу культура химик эшкәртүгә аеруча мохтаҗ.
Азнакайлылар шушы көннәрдә карабодай балын аерта башлаган. Август уртасына көнбагыш кырларына күчәләр.
Дмитрий Второв, Александр Решёткин, Татарстан яңалыклары, Азнакай районы.