Апас районы мәдәният йортында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республикакүләм бәйгесенең зона туры узды. Биредә 8 районнан килгән 27 конкурсант чыгыш ясады. Бәйге барлыгы 10 номинацияне үз эченә алган. Республикакүләм чарада районнан Зәйнәп Яруллина, Розия Низамова, Гүзәлия Зыятдинова һәм Наилә Әхмәдиева катнашты. Аларның барысы да үз номинацияләре буенча җиңүгә иреште.
Әлеге бәйгенең зона турына килгән һәркемне кунакчыл райондашларыбыз каршылый. Алар гармун моңнарына кушылып, җырлый, бии. Ә фоеда исә бай күргәзмә. Ул милләтләр дуслыгын, аларның үткәнен, ядкарьләрен, мирасын, гаиләләр бердәмлеген чагылдыра.
Апасның “Кояшкай” балалар бакчасы бу чараның күргәзмә өлешендә Абдуллиннар гаиләсе белән катнаша. Әлеге үрнәк гаилә җыр-моңга гашыйк. Гаилә башлыгы Радик бик яратып төрле уен коралларында уйный. Балаларын да кечкенәдән милли рух белән тәрбияли.