Илебез халкын икмәкле, мул табынлы, җитеш тормышлы итү өчен авыл халкы ел әйләнәсе авыр хезмәт белән шөгыльләнә. Игенчелек тармагында да, терлекчелектә дә горурланып сөйләрлек уңышларыбыз бар. «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен һәм республиканың авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәрен котлады.
Бәйрәм башланыр алдыннан истәлеккә фотосурәт төшерергә һәм узган елга бергәләшеп нәтиҗәләр ясарга вакыт бар.Баулы районы хуҗалыклары өчен агымдагы ел уңышлыбулды.
ГЕО: Баулы районы, досье
Вахит Исламгалиев мул уңышка сөенә, әлбәттә, тик менә ашлык бәясенең арзан булуы гына кәефне төшерә ди. Урып-җыю эшләрен дә җитди өзлегүләрсез башкарып чыкканнар.
Республиканың Идел аръягында элеккечә үк Чүпрәле районының «Цильна» хуҗалыгы иң алдынгыларның берсе. Анда бер гектар бөртеклеләрдән 66 центнер, шикәр чөгендереннән — 590 центнер уңыш алганнар, терлек өчен сыйфатлы азык әзерләгәннәр.
Кама тамагы районында яшәүче механизаторлар нәселеннән булган Николай Хохлов урып-җыю эшләреннән бик кәнәгать.
Эре агрохолдинг җитәкчеләре агымдагы елның үзенчәлекләре һәм кыенлыклары турында фикер алыша. Проблема шул ук-җыйган ашлыкның бәясе арзан булуы. Игенчелек- техниканы даими яңартып торуны да сорый. Мондый хәлдә эшләү кыенлаша, әлбәттә.
Тагын бер актуаль мәсьәлә – хезмәт хакы. Ул да әллә ни артмый.
Менә шулай авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре бәйрәм көнендә дә эш турында сөйләргә күнеккән. Шулай да бәйрәм булгач, күңелләр күтәренке! Котлау-тәбрикләүләр, бүләкләр эш мәшәкатьләрен оныттыра. Иң яхшы механизаторлар, агрономнар, зоотехниклар, машина белән сыер саву операторлары, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм фермерлар рәхмәт хатлары һәм мактаулы исемнәр алды.
5 миллион тоннадан артык ашлык, шикәр чөгендеренең уңышы, сөт саву һәм авылда дәүләт ярдәме программаларын уңышлы гамәлгә ашыру Татарстанның азык – төлек иминлеген тәэмин итүгә зур ышаныч бирә.
Айзилә Батырханова Дмитрий Второв, Ренат Сахибгареев.