Хезмәтенә күрә — хөрмәте. Буа районында агросәнәгать тармагында эшләгән иң яхшы хезмәткәрләр бүләкләнде. Слет буларак үткәрелгән чарада еллык нәтиҗәләргә кыскача йомагак та ясалды.
Буа районының елдан- ел авыл хуҗалыгы һәм продукция җитештерү тармагы күрсәткечләре яхшыра бара. Бөртеклеләрнең уртача уңышы бер гектардан 17 центнер булса, тулаем күрсәткеч 98 мең тонна.
Башлангыч исәпләүләр буенча, авыл хуҗалыгы продукциясеннән биш миллиард ярым сумлык табыш алырга җыеналар. Монда, әлбәттә Буа маркасы булган шикәр чөгендеренең дә уңышы исәпләнгән. Быел җыеп алынган татлы азыкның гомуми күләме 265 мең тонна.
Иң яхшы хезмәткәрләр белән беррәттән тармак ветераннарына да бүләкләр тапшырылды.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән Буа хезмәтчәннәрен Ришат Хәбипов котлады.
Ә алдынгылар слеты башланганчы Ришат Хәбипов район башлыгы белән бергә районның берничә хуҗалыгында булды. Аны авыл хуҗалыгы техникасын кышлату, ремонтлау белән бәйле эшчәнлек кызыксындырды. Чананы җәйдән әзерләгән кебек техниканы да язга кыштан ук төзәтәсен төзәтеп, эшен бетереп куярга кирәк. Идел аръягындагы иң эре агрофирмаларның берсе «Авангард» техника кышлатуның барлык таләпләрен белә. Исәпләре Язгы кыр эшләренә 100 процент әзерлек белән чыгарга.
Мөршидә Җиһан, Дмитрий Второв, Гакил Камлетдинов, Татарстан яңалыклары.