Республикабызның хезмәт коллективлары кабаттан спорт залларына җыелды. Әйтик, Мамадыш районында оешма-предприетиеләр арасында 15 нче спартакиада кысаларында, мини-футбол төреннән шәһәр чемпионаты башланды. Анда барлыгы 40 хезмәт коллективы катнаша. Әлеге чемпионат ике ай дәвамында “Юбилейный” һәм “Олимп” спорт залларында уза. Аның нәтиҗәләре буенча һәр лигада җиңүче һәм призерларны медальләр белән акчалата бүләк көтә.