Авангард агрофирмасы хезмәтчәннәре өчен традицион Сабан туе үткәрде. Аның кысаларында язгы кыр эшләрендә югары нәтиҗәләр күрсәткән 200гә якын алдынгыны хөрмәтләделәр. Бәйрәмдә «Ак Барс» холдингы җитәкчелеге, шулай ук Чувашстаннан килгән кунаклар да катнашты. Алдынгылар сабантуеннан безнең репортаж.
Кунакларны мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать осталары милли аш-су, җырлар белән каршы алдылар. Шулай ук алар хозурына татар, чуаш, рус ишегаллары күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Биредә алар чүлмәк тә ватты, утын да кистеләр.
Бәйрәмнең тантаналы өлешен агрофирманың генераль директоры Николай Курчаткин ачты.
Ел буена эшләнелгән эшкә нәтиҗә ясаганда, агрофирманың төрле өлкәләрендә хезмәт куйган хезмәткәрләргә мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Алар арасында 30 елга якын механизатор булып эшләүче Наил Гыймадов та бар.
Бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелүче алдынгылар арасында Николай Николаев та бар. Бу – хезмәтенең беренче генә бәяләнүе түгел.
“Ак Барс” холдингының генераль директоры Иван Егоров һәм район башлыгы Ранис Камәртдинов кулыннан бу көнне районның һәм Чуашстанның алдынгы терлекчеләре, механизаторлары мактау кәгазьләре белән беррәттән кыйммәтле бүләкләр дә алдылар.
Бәйрәм мул табын артында, үзешчән артистларның матур җырларын тыңлап, күңел ачып дәвам итте.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.