Кукмара районында «Татарстан Республикасы авылларында яшәүче халыкның хезмәт активлыгын арттыру» буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.
11 районның муниципалитет һәм авыл җирлекләре башлыклары Кукмара тәҗрибәсе белән танышты. Семинарда катнашучылар агробизнесны үстерүгә грантлар һәм субсидияләр программаларын файдалану мөмкинлеге турында фикер алышты.
Башта катнашучылар хуҗалыкларда булды. Хәзерге шартларда азык-төлек куркынычсызлыгы мәсьәләләре стратегик әһәмияткә ия. Республика элеккечә үк сөт саву буенча илдә алда бара, бәрәңге җитештерү буенча 2 нче урында, терлек һәм кош ите җитештерү буенча 6 нчы урында тора. Фәрит Мөхәммәтшин район һәм авыл җирлекләре башлыкларына, фермерларга һәм инвесторларга кече формаларга дәүләт ярдәме турында тагын бер кат искәртте.