Ел саен август аенда традициягә әйләнгән «Алма спасы» үткәрелә. Бәйрәм гадәттәгечә Кама тамагы районы Красновидово авылында катнашучыларын җыйды. Бәйрәмгә Татарстан Мәдәният министрлыгы, Кама Тамагы районы һәм Красновидово авыл җирлеге администрацияләре зур ярдәм күрсәтә.Тулырак алдагы язмада.
Тарихка күз салсак, Риваять буенча авылга «Красновидово» исемен император Екатерина II биргән. Ул Идел буйлап йөзгәндә, биредәге урыннарның гаҗәеп матурлыгын күреп: «нинди гүзәллек!» дип шаккаткан. Авыл элек-электән алмагач бакчалары белән дан тоткан. Максим Горький “Минем университетларым” китабында: “алмагачлар чәчәк ата, авыл Алсу кар көртләре һәм хуш ис белән күмелгән, ул бөтен җиргә үтеп керә», — дип яза.
«Алмалы Спас» фольклор бәйрәме . Елдан-ел бәйрәмгә кешеләр күбрәк җыела: авыл кешесеннән тыш, Татарстанның башка төбәкләреннән, Россиянең төрле төбәкләреннән туристлар килә.
Красновидово авылының төп горурлыгы Горький музее. Бу уникаль музей — дөньяда танылган язучының бердәнбер авыл музее. Музей эше нәтиҗәсендә җирле халык «Алмалы Спас»ны оештыру һәм үткәрү процессына ныграк җәлеп ителә.
Безнең музей Россиядә бөек язучыга багышланган бердәнбер авыл музее. Ул инде 41 ел эшләп килә. Бу алма спасы бәйрәмен үткәрү генә түгел, ә киңкүләм катнашучылар белән ял итү. Бу чара безнең музейда инде 8 ел уза. Башта кечкенә генә музей бәйрәме булды, хәзер бәйрәм республика күләмендә уза.
Бәйрәм музей буйлап театралльәштерелгән экскурсиядән башланды. Музей бакчасында – чәй белән сыйланып һәм мастер-классларда катанашканнан соң, халык төп программаны карарга беренче тапкыр искиткеч матур урынга — биек Идел ярына агылды.
Сәхнәдә Кама Тамагы районының фольклор коллективлары чыгыш ясады. Казаннан «Медвежий Угол» төркеме, Мәскәүдән Инна Желанная катнашындагы кичке концерт тулысынча бәйрәм атмосферасына чумдырды.
Алия Галиуллина, Наилә Нәҗипова, Ирек Хамидуллин, Татарстан яңалыклары