Республика район-авылларында язгы су басуларны кисәтү максатыннан төрле чаралар уза. Ягъни йорт түбәләреннән кар төшерелә, канаулар казыла. су басуны кисәтү юнәлешендә нинди эшләр башкарылуын Апас районы мисалында карыйк.
“Шәһәр тибындагы Апас бистәсендә су агып чыгып китүче канаула, торбалар чистартыла, карны читкә чыгару эше башкарыла. Шәхси йортларда яшәүчеләр дә су басу буенча көтелмәгән хәл килеп чыкмасын өчен тиешле чараларны күрелә.
Әнәле авылында да мөһим эш башкарыла. Кор буйлап су юлы ачыла, бу урамнарны су басудан саклап калачак. Тирәлекне язгы табигать бәла-казаларыннан, хәвеф-хәтәрләрдән саклауны оештыру максатыннан, районда комиссия эшли. Алар махсус төзелгән план буенча барысын да күз уңында тота.
Ләлә Зәйнуллина,Гөлназ Вахитова, Гадел Галиев. Татарстан яңалыклары, Апас районы.