Татарстанда көзге ярминкәләр башланды. Халык өчен ярминкәләр арзан бәядән продукция алу урыны. Юдино бистәсендә Өр-яңа ярминкә мәйданчыгы ачылды. Революционная урамында урнашкан яңа алыш биреш урыныннан хәбәрчеләребез репортажы.
Икеләтә бүләк дип кабул итте яңа ярмингә мәйданын бистәдә яшәүчеләр
Юдино базар мәйданы — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук район хакимияте идарәсе ярдәме белән яңартылды.
Әлегә бу башы гына. Тагын да уңай шартлар тудырыла.
Киштәләрдә дә җирле фермерлардан һәм эре хуҗалыклардан товарлар артыр, эш тулаем җайга салыныр дип өмет итә оештыручылар . Сатып алучылар монысына да канәгать.
Бәяләр башка ярминкәләрдә дә арзан. Бәрәңгенең — килограммы 18 сум, сөтнең- литры 40 сум. Сыер ите — 4 80 тирәсе. Шикәр 60 сум, он 30дан сатыла.
Авыл хуҗалыгы тармагы өчен җәй уңышлы килде. Ярминкәләрдә дә ясалма ыгы-зыгы юк. Төп үзенчәлек шунда, артан бәяләр иртәнге алтыдан өйләгә кадәр , аннан гомуми базар бәяләре. Көзге ярминкәләр һәр шимбә — 24 декабрьгә кадәр дәвам итә .
Ләлә Зәйнуллина, Булат Шакиев, Таһир Хасанов. Татарстан яңалыклары.