Икмәк булса, җыр да була, диләр. Милли бәйрәмебез Сабан туе нигезендә әнә шул икмәкне үстерүче игенчеләребез хезмәтен олылау ята. Шушы көннәрдә Татарстанның һәр районында диярлек Сабан туе бәйрәмнәре узды. Хезмәттәшебез Фәннур Хәсәнов туган авылы Буа районның Яңа Тинчәле сабан туеннан махсус репортаж әзерләде.
Әйе, ул көнне бик күпләр үзләренең туган якларына Буа районының Яңа Тинчәле авылына ашкындылар. Сәбәбе дә зурдан, сагынып-көтеп алган Сабантуй бәйрәме бит. Олысы, көчесе, карты-яше дигәндәй, авылның “Бердәмлек” ял итү паркында җыелды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рәүф улы Гайзатуллин, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин, «ПОЗиС» Акционерлар җәмгыяте генераль директоры- Радик Шәүкәт улы Хәсәнов, Ранис Рафис улы Камәртдинов- Буа муниципаль районы башлыгы,«Заря» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Фәрит Мөдәрисов һәм башка күренекле шәхесләр, кунаклар түрдән урын алдылар. Бәйрәм Коръән Догасын укып башланды.
Яңа Тинчәле авылының тарихы бик бай, кызыклы һәм узенчәлекле. Бай тарихы белән еракларга китеп тоташкан Яңа Тинчәле авылының килеп чыгышы, театральләштерелгән тамашаның бер өлешен алып торды. Милли киемнәрдән киенгән егетләр- кызларның һәр хәрәкәтендә, үз-үзен тотышында милләтебезнең асылы, гүзәллеге чагылыш таба, яшәешебезгә көч бирә, киләчәккә өмет уята. Шушы урында авылның төп геройлары, бәйрәмнең түрендә булган хезмәт батырларын атап-мактап узасы килә! Бүген аларга, кыр батырларына рәхмәтләрнең иң зурысын җиткерәсебез килә. Чөнки Сез авыл, район, республикабыз, илебез таянычы!
Һәр авыл, һәр җирлек -Хезмәт бәйрәмен авыл хужалыгы тармагындагы матур эшләре белән каршылый. Игенче-механизаторларыбыз жир куенына салган алтын бөртекләрдән мул уңыш алырга бетен мөмкинлекләр дә бар. Бөек Тукаебызчарак -Җил дә вакытында исеп, Яңгыр да вакытында яусын -дип телисе генә кала.
Сабантуй тынычылык, дуслык, бердәмлек бәйрәме. Сабантуй мәйданы дуслар очрашу урынына әверелеп, узенен кабатланмас бәйрәм рухы, дәртле көрәш, ат чабышлары һәм мавыктыргыч милли уеннары белән үзенә жәлеп итә. Тинчәледә милли бәйрәм, Сабан туе — тантана!
Кыр батырлары хезмәте, Сабантуйда мактала!
Милли уеннар гөр килә, Туган җир кочагында,
Халкыбызньң яшәрлеген Инандырып тагын да!
Без ел саен элеге бәйрәм көннәрендә билгеле бер дулкынлану белән рухи мирасыбызга, үз асылыбызга кайтабыз. Быел да Сабантуйларыбыз якты, матур үтсен, истә калырлык булсын!
Фәннур Хәсәнов, Искәндәр Гыймалтдинов, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.