Рамазан изге гамәлләр ае. Биектау районының Татар Әйшәсе авылында яшәүче Нургалиевлар гаиләсе өчен һәр көн изгелеккә кешеләргә ярдәм итүгә багышланган. Ифтар ашлары, өлкәннәр көне, сугыш һәм тыл ветераннарын котлау кебек ел да үткәрелә торган чаралардан тыш, мәктәп юбилее кебек киң масштаблы вакыйгаларның да әйдәманнары. Ә күптән түгел алар ярдәме белән Татар Әйшәсе авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ясалды. Аны ачу тантанасыннан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Чал тарихлы Татар Әйшәсе авылыннан 1941 елны 165 кеше сугышка чыгып китә. Шуның 82 се- Ватан өчен, көрәштә мәңгелеккә яу кырында ятып калган. Һәйкәл үлгәннәр истәлегенә булса, хәтер исәннәр өчен кирәк
Сугышта шәһит киткәннәрне, әйләнеп кайтып та яра-сырхаулардан вафат булган ветераннарны искә алу, исемнәрен мәңгеләштерү шатлыгыннан әйтерсең лә, табигать ана да елый. Ул шатлык сибәләп тә, чиләкләп тә яуды. Әмма авыл халыкы таралмады.
Сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда ил тоткасы булган тыл ветераннары өчен бик кадерле бу көн. Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин әлеге истәлекле чараны оештыручы һәм истәлек һәйкәлен төзүдә катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Татар Әйшәсе авылында туып үскән, Ришат Нургалиев сугыш афәтенең ни икәнен яхшы белә, чөнки үзе дә әфган сугышында катнашкан. Бөек Ватан сугышында һаләк булганнар истәлегенә һәйкәл ясауны бурычы дип кабул иткән. Исемлеккә шулай ук тыл ветераннары, чечен сугышында мәрхүм булганнар да кертелгән.
Әлеге җырдагыча алда калган гомерне матур яшәү өчен, Татар Әйшәсе авылы халкы кебек Бүгенгенең генә түгел, үткәннәрнең дә кадерен белеп яшәргә кирәк.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.