Һәр ветеран үзе бер язмыш. Бүгенге көндә Буа районындагы Яңа авылда гомер итүче Әнвәр Низамов 17 яшендә фронтка алынып, Молдова, Румыния, Германиягә кадәр барып җитеп, Җиңү көнен якынайтучыларның берсе. Сугыш тәмамлангач та, туган йортына әйләнеп кайта алмый, тагын ике ел хезмәт итә. Ул дәһшәтле елларны искә алырга яратмаса да, алар мәңге җуелмас хәтер. Бөек Җиңү көне якынлашу уңаеннан безнең хәбәрчебез ветеран белән аралашып кайтты.
Әнвәр абый түше медальләр белән тулы костюмын киеп каршы ала безне. 98 яшен ваклавына карамастан, җор теллеген, ачык зиһенен югалтмаган ул. 1942нче елны фронтка алынып, беренче көннән үк сугышның үзәгендә кайнарга туры килә аңа.
Фронт сызыгының алгы рәтләрендә була ул. Молдова һәм Румынияны дошман явыннан азат итүдә катнаша, анннан соң Белоруссиягә күчерелә. Җиңү көнен исә Прагада каршы ала ветеран.
Ул чак белән бәйле хатирәсе дә бар аның. Германия җирендә авылдашын очратырга насыйп була.
Ә туган якларына тиз генә әйләнеп кайта алмый Әнвәр ага. Сугыш тәмамланганнан соң да, ике елдан артык Австриядә хезмәт итәргә туры килә аңа.
Шуннан соң туган авылына кайтып төпләнә ул. Гаилә корып, тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. 36 ел укытучы булып эшли Әнвәр абый. Ул әле бүген дә сафта – бакча тутырып яшелчәсен үстерә, актив, дөнья яңалыклары белән кызыксынып тора. Бөек Җиңү көнен ел саен түземсезлек белән көтеп алам ди үзе. Аңа илткән юлның нинди озын һәм катлаулы булуын сугыш ачысын татыган өлкәннәребез генә беләдер.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.