Дәүләт Думасы депутатлары алкоголь бәяләрен маркировкалау ярдәмендә контрольдә тотарга тәкъдим кертте – хәзер яңа закон проекты әзерләнә. Мондый алым халыкны ялган алкоголь кулланудан сакларга тиеш, дип саный закон чыгаручылар. Ислам кануннары нигезендә яшәүче татар авылларында эш ничек тора? Саба районының кайбер авылларында берничә ел инде алкоголь белән тәмәкене читтәрәк урнашкан махсус кибетләрдә генә саталар. Эксперимент үзен аклыймы? Бу хакта киләсе репортажда.
Язлы Арташ авылында яшәүчеләр кырмыскалар кебек , гел хәрәкәттә .Ир-атларның хәмер белән мавыгырга вакытлары юк, иртүк торып район үзәгенә хәтта Казанга да эшкә чыгып китә
СНХ Борһан Николаев җирле ферма эшчесе
Үз хуҗалыкларында мал , кош-корт асрап көн күрүчеләр байтак. Кул эшенә махир кешеләорнең абруе бигрк тә зур. Ясәви Якупов — балта остасы, Казандагы фатирын калдырып авылга яшәргә кайткан.
Хәзер Ясил Якупов пенсиядә, хәзер яраткан шөгыле өчен вакыт күп. Кул эше белгән кешегә акча эшләү, матди хәлне яхшырту мөмкинлеге дә чыгып тора. Оста күршесе белән йорт сала, Тирә-юньдәге өч авылда-Язлы, ике кыр һәм зур Арташта алкоголь һәм тәмәке белән бер генә кибет бар, бу экспериментны 2017 елда башлап җибәргәннәр һәм ул үзен аклаган.
Мөселман кануннарына туры китереп кибеткә Хәрәм исемен такканнар. Исламда тыелган хәрәм әйберләр сатылганга, бирегә керүчеләр кат-кат уйлансын дигәннәр. Хәзер бирегә аяк атлаучыларның анда-санда гына булуы сөендерә.Бу як авылларда көмешкә кудыру белән дә мавыкмыйлар, яхшысынмыйлар.
Хәзер иң мөһиме-яшьләр арасында хәмергә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.Эш, спорт белән мавыктырылар. Һәр авылда үз мәдәният йорты, спорт мәйданчыклары һәм секцияләр бар. Мәктәптә укытып кына калмыйлар, тәрбиялиләр дә. Кышын балалар укытучы белән бергә ялгыз пенсионерларга булышалар , ишегалларын кардан чистарталар. Бу Арташ өчен гадәти хәл. Ахыр чиктә яман гадәтләрне бетерүгә, яшел елан зәхмәтеннән бөтенләй котылуга өмет итәләр.
Фәнис. Мөхәммәтов, Булат Шакиев Никита Граханцев Татарстан яңалыклары