Мәхәббәт яшәтә дә, яшәртә дә. Буа районының Яңа Чәчкап авылында гомер итүче Нәгыйбуллиннар гаиләсе әлеге гыйбарәгә үз мисалларында инанганнар. Күркәм гаиләнең бәхетле мизгелләре турында киләсе сюжетта.
Мәхәббәт тарихы безне Буа районының Яңа Чәчкап авылына алып килде. Сюжет геройлары-Галимуллиннар-Латыйповлар гаиләсе. Студент чакта танышканнар. Икесе дә чын мәхәббәтнең барлыгына ышана. Яратусыз яшәп булмас иде, ди гаилә башлыгы.
Латыйповларның кавышуына 18 ел. Әти-әниләре үрнәк күрсәтә. Ләйләнең әти-әнисе Гөлнирә һәм Рәис Нәгыйбуллиннар менә ярты гасыр инде пар канатлар булып яши. 6 ел очрашып йөргәннән соң, кавышканнар. Рәиснең әти-әнисе төзегән төзек йортта гомер кичерәләр.
Ир белән хатынның хезмәт эшчәнлеге җирле мәктәптә узган. Икесе дә-укытучылар, берсе тарихтан, икенчесе математика һәм музыка фәннәреннән укыткан. Төгәл һәм сәнгать фәннәре кидешкән кебек, аларның да холыклары бер-берсенә яраклашкан. Мәхәббәт –икесенә дә изге кыйммәт.
Ярты гасырдан артык гомер бер мизгел кебек үтеп киткән. Нәгыйбуллиннар тормыш авырлыкларын искә төшерми. Күңелләренә кадерле иң якты мизгелләр генә хәтердә саклана.
Гаилә династиясt ядкәрләрен кадерләп саклыйлар. Алар өчен буыннар чылбырын тоташтырган традицияләр, гореф-гадәтләр изге санала. Тарих серләрен саклаган бер гасырлык самовар дүрт буынны берләштерә.
Зур гаилә белән мул табын артына еш җыелалар. Барлык бәйрәмнәрне бергә үткәрәләр. Бер-берсенә карата мәхәббәт һәм хөрмәт буыннан-буынга күчә. Язмыш кайсы якка гына борылмасын, һәркайсына иң кадерлесе, иң якыны булып гаилә тора.
Гүзәл Зәйнакова