Шушы көннәрдә Әгерҗе районының Варкләд-Бодья авылында Гырон Быдтон бәйрәме гөрләде. «Гырон Быдтон» — иске һәм яңа дуслар очрашуы бәйрәме дип санала. Аның да асылы да Сабан туе бәйрәменә охшаш. Язгы кыр эшләре төгәлләнгәч, җәйге кояш торышының соңгы көннәрендә, печәнгә төшәр алдыннан уздырыла. Милли бәйрәмнән хәбәрчеләребез язмасы.
Удмурт халкының мәҗүсилек чорыннан калган традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган әле бәйрәмдә татарстан районнарыннан да башка республкалардан да кунаклар күп булды.
Бәйрәмдә “Уйный торган йорт”, Кем көчлерәк? кебек уен мәйданчыклары да , Милли аш-су, китап, декоратив кулланма эшләнмәләр ясау кебек остаханәләр дә оештырылды.
Шулай ук төп бәйге, ә кызлар арасында “Чеберина”, ир-егетләр арасында “Батыр” бәйгеләре үтте. Чеберина”, ягъни Иң чибәр кыз итеп Балтач районыннан Алина Калинина сайланды. Ә Батыр Роман Матвеев Әгерҗе районында яши.
Бәйрәмне уздыру өчен бик матур урын “Миклай ошмес” чишмәсе яны сайланган. Ә Чишмә, су – тормыш чыганагы.
Чишмә янында зур-зур казаннарда да төрледән-төрле боткалар пеште. Мәҗүсилеккә инанган удмуртлар ышануынча, Вось алласы болыннарга килеп урнаша. «Яхшы уңыш җибәрсен» дигән теләк белән удмуртлар аңа табына башлый. Аның хөрмәтенә корбанлыкка үгез чалына һәм үгез ите белән йола боткасы пешерелә.
Шунысын да искәртеп үтик Татарстанда «Гырон быдтон» 1998 елдан башлап республикакүләмендә үткәрелә.