Әгерҗе районының исеме җырларга кергән Салагыш авылы үсештә. Авыл фермерлары “Агростартап” проекты буенча 12 миллион сумлык грант акчасын откан. Фермерлар әлеге акчаны ннинди максатларга тотачак һәм гомумән авылның үсешен ничек күз алдына китерәләр? Чираттагы репортажда.
Ун ел элек Салагыш авылыннан ерак түгел генә берничә ташландык ферманы торгызырга булганнар. Шул чакта берничә крестьян-фермер хуҗалыгы оешкан. Мөгезле эре терлекләр санын 600 башка җиткергәннәр.
Мәйданчыкта үзенчәлекле төстәге калмык токымлы сыерлар. 80 баш малны хәләл ит өчен асрыйлар. Ә сирәк очрый торган токымлы сыерлардан тыш, сөт җитештерү өчен дә маллар кайтарганнар. Аларны авыл кооперпациясен үстерү илкүләм проекты нигезендә Агростартап программасы буенча сатып алганнар.
Нәзирә Шәймөхәммәтова: «Без узган елның сентябрендә документлар җыя башладык, бизнес-план төзедек. Безгә ышаныч белдереп, 3 миллион сум акча бирделәр, сыерлар сатып алдык.»
Һәр сыердан көнгә 20 литрга кадәр сөт савып алына. Сөтне барлык фермерлардан җыеп, күрше Удмуртиягә озаталар, шунда эшкәртәләр. Киләчәктә җиһазлар сатып алырга җыеналар. Максатлары – сөтне урында эшкәртеп, республика кулланучыларына илтеп җиткерү.
Анастасия Аксёнова, Ленар Хәбибуллин.