Әгерҗе районы Кырынды авылында яшәүче Фирая Солтановлар гаиләсе шәхси-фермер хуҗалыкларын булдырган — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Авыл

Әгерҗе районы Кырынды авылында яшәүче Фирая Солтановлар гаиләсе шәхси-фермер хуҗалыкларын булдырган

09.11.2020

Авылның язмышы, анда яшәүче кешеләргә барып тоташа. Киләсе видеоязмабыз шәһәрдән- авылга күченеп кайткан, тырыш,  эшчән Фирая һәм Альфред Солтановлар гаиләсе турында. Инде 5 елга якын алар Әгерҗе районының Кырынды авылында  яшәп үзләренең  шәхси- фермер хуҗалыкларын булдырганнар. Тырыш, хезмәт сөючән гаилә белән без дә  аралашып кайттык.

Әгерҗе районының Кырынды авылында Фирая һәм Алфред Солтановлар гаиләсе 5меңгә якын  бытбылдык тота дигәч,  без аларның шәхси- фермер хуҗалыгына сәяхәт кылырга уйладык. 5 ел элек Ижауда эшләп пенсиягә чыкканнан соң,  алар туган авылларына Кырындыга  кайтып төпләнергә булганнар һәм  менә биредә  үзләре өчен яңа шөгыль – бытбылдыклар (перепелкалар) үрчетүгә алынганнар. Иң беренче эш итеп Солтановлар өй шартларына яраклаштырылган инкубатор сатып ала. Аннан — йомыркалар.

Новости СМИ2

Һәм ниһаят  без бытбылдыклар яшәүче торакка узабыз. Биредә «яңа туган» чебиләр өчен аерым бүлмә булдырылган.Бармак башы кадәр генә бик матур чуар чебиләр чыгу белән, алпан-тилпән килеп йөгереп тә китә. Авырлыгы 8-10 грамм гына булса да, шундый тере, чая алар. Беренче карашка  аларны тотарга җиңел дә кебек. Бытбылдыклар тиз өлгерә. Ай ярым — ике ай дигәндә алар инде йомырка сала башлыйлар. Ләкин мондый өлгерешнең үзгә ягы да бар. Тавыкларны берничә ел рәхәтләнеп асрап булса, бытбылдыкларны ярты ел саен алыштырып торырга кирәк, алар картаялар.

Алга таба без җылы,  берничә рәт итеп урнаштырылган,  аслы-өсле куелган читлекләр бүлмәсенә узабыз. Күгәрченнән дә кечерәк чуар кошлар мәш килеп җим чүплиләр.Салган йомыркалары читлек читендәге махсус улакка тәгәрәп төшә. Улакларда чуар йомыркалар шактый. Шунсын дә әйтергә кирәк, бытбылдыклар бер-берсенә якын булырга тиеш, ягъни аларга иркенлек кирәкми. Шулай булганда алар 45 көннән йомырка сала башлыйлар. Ә инде чебиләрне карау, ашату – гаилә башлыгы Алфред абыйның  җаваплылыгында. Ул аларның һәркайсына нинди азык, витаминнарны күпме күләмдә бирергә кирәклеген бик яхшы белә. Иртәңге  сәгат дүрттән инде  алар аяк өстендә. Шунсыз барысына да өлгерәм димә. Йокыны янга калдырып торырга туры килә.Ләкин ничек кенә булмасын, бу тормыш   безгә бик ошый, диләр Солтановлар гаиләсе.

ӘЙе, бытбылдык йомыркасы тавыкныкыннан дүрт мәртәбә кечерәк, ул 13 грамм чамасы гына. Әмма кеше организмы өчен файдасы бик күпкә артык, ди белгечләр. Тарихка бераз күз салсак, Хиросима һәм Нагасакидагы атом фаҗигасеннән соң, япон белгечләре радионуклидларны зарарсызландырырга сәләтле продуктлар эзләгәннәр һәм бу файдалы үзлекләрне бытбылдык йомыркаларында тапканнар. Хәер, бездә дә әлеге сихәтле йомыркаларны кулланучылар, аның файдасын күрүчеләр арта бара. Бытбылдыкларның тән температурасы 42 градус, бу аларны вируслы авырулар белән чирләүдән саклый, йомыркалары да сальмонеллез белән зарарланмый икән. Шунлыктан бытбылдык йомыркаларын пешмәгән килеш тә кулланырга була. Ә бу аеруча файдалы.

Солтановлар гаиләсе  бытбылдыклар асрау эшен инде энәсеннән җебенә кадәр беләләр кебек. Әмма алар әле һаман  да өйрәнәләр,  төрле төбәкләрдәге фермер коллегалары белән аралашалар, барып тәҗрибә уртаклашалар. Алар бу эшне яратып, бөтен күңелләрен биреп эшлиләр. Кошлардан тыш, алар әле күркә, индоутка бәбкәләре, фазан, бройлер чебиләр дә асрыйлар.

Новости СМИ2

Гомүмән, Фирая  апа белән Алфред абыйның пар килгән бәхетле гаилә булуы күренеп тора. Алар икесе дә ачык йөзлеләр, оптимист рухлылар. Эшкә батыр, тырыш булуларын әйтәсе дә юк. Киләчәктә дә билгеләгән планнары, ниятләре  тормышка ашсын иде.

Чулпан Әмири, Таһир Хасанов. Татарстан Яңалыклары. Әгерҗе раойны.

 

Новости СМИ2

 

 

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Яңалыклар (2.11.20)

Яңалыклар (9.11.20)

Хәерле көн, Татарстан! (8.10.20)

Хәерле көн, Татарстан! (9.11.20)

Бу көннәрдә башкалабызның Габдулла Тукай әдәби музеенда берьюлы 2 күргәзмә ачылды

Бу көннәрдә башкалабызның Габдулла Тукай әдәби музеенда берьюлы 2 күргәзмә ачылды

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+