Татарстанда һәр авылның үз матур гореф- гадәтләре яшәп килә. Буа районының Исәк авылы җирлегендә Сабан туе бәйрәме белән бергә төбәкара «Уйнагыз, гармуннар» бәйгесе дә үткәрелә.
Сәхнәдә гармунчылар, мәйданда уенчылар. Җирле халык кына түгел тирә- күрше Чувашстан авылларыннан да яратып киләләр Исәккә. Икеләтә бәйрәмнең төп оештыручысы авыл җирлеге һәм Буа якташлык җәмгыяте.