Габдулла Тукай белән Бәчек авылында нинди бәйләнеш бар? Ни өчен әлеге авыл Тукай белән бәйле туристлык маршрутына керегә тиеш. Сорауларның җавабын хәбәрчебез Мөршидә Җиһан белеп кайтты.
Габдулла Тукайның әнисенең сеңлесе Бибисаҗидә, Әтнә районының Каенсар авылыннан китеп, Яшел Үзән районындагы Бәчек авылында яшәгән. Аның хкызы өммехания башлангыч сыйныфта мәктәптә укыткан. Мәктәп директоры булып да эшләгән. Шуңа да әлеге авыл җирлеге күмәк хуҗалык булганда озак еллар Тукай исемен йөртте.
Искә алу чарасы Саҗидә апа һәм аның кызы Өммеханиянең каберләре янында рухларына атап дога кылудан башланды.
Казан кунаклары , җирле мәдәният бүлеге хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары катнашында узган Туган тел бәйрәмендә , Тукай шигырьләреннән тыш , “Шүрәле” әкияте дә җанланды.
Бөек Тукай рухы сакланган авылны киләчәктә Тукай эзләре буенча туристик маршрутка да кертерләр әле дигән өмет бар.
Мөршидә Җиһан. Фәрит Җәләли. Татарстан яңалыклары.