Быел республикада авыл хуҗалыгын үстерүгә ярдәм итү программалары дәвам итә. Кайбер проектлар моннан 10 ел элек үк башланган иде. Алардан Аксубай районы фермерлары да файдаланырга да өлгерде. Хәзер биредә роботлаштырылган фермалар төзиләр, продуктларны үзләрендә эшкәртү цехларын ачалар. Аксубайдан киләсе репортаж.
Әле 10 ел элек кенә биредә чиста кыр була. Ильяс Сөләйманов районда беренчеләрдән булып гаилә фермаларына ярдәм итү буенча яңа программадан файдалана. Миллион сумлык беренче ярдәмне зур булмаган ферма төзүгә тоткан. Ике елдан соң икенче каралтыны салган, аннан соң бозаулату бүлеге барлыкка килгән. Ул беркайчан буш тормый.
Яңа — дүртенче каралтының да нигезе салынган инде. Җәйгә монда роботлаштырылган терлекчелек комплексы булачак. Хәзер фермерның 130 сыеры бар, аларның саны артачак. Күршедәге фермер Марат Сафинның да эшкә керешү тарихы аныкына охшаган. 2011 елда гаилә фермаларына ярдәм итү буенча Президент программасы ярдәмендә сөтчелеккә алынган. Хәзер тәүлегенә бер тоннадан артык сөт савалар – бер сыердан кимендә 18 килограмм.
Ике фермер да сөт терлекчелеге белән генә чикләнмәгән. Хуҗалыкларда атлар да асрыйлар, үз кибетләре, такта ярдыру җайланмасы, сөрүлек җирләре бар. Район җитәкчелеге дә актив фермерларга ярдәм күрсәтә.
Узган ел катлаулы икьтисадый вәзгыять булуга карамастан, авылны үстерүнең президент программалары үтәлде. Быел да республикада авылда бизнесны үстерү программалары дәвам итә. Фермерларга үзләренә нинди ярдәм күрсәтеләчәген алдан белеп торырга гына кирәк.
Булат Шакиев, Ленар Хәбибуллин, Рустам Муллагалиев, Татарстан яңалыклары, Аксубай районы.