Яңа спорт заллары һәм мәйданнары, төзекләндерелгән мәктәпләр, балалар бакчалары, сәнәгать һәм агросәнәгать күрсәткечләрендәге үсеш саннары. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел аръягы районнарына сәфәре вакытынада республика программаларының һәм федераль проектларның үтәлешен бәяләде. Буада парламент рәисенә яңа спорт залларын күрсәттеләр, ә Тәтеш районында агросәнәгать үсеше турында сөйләделәр.
Шикәр заводы микрорайонында ике меңгә якын кеше яши. Төзекләндерү эшләреннән соң, җирле парк халыкның яраткан ял итү урынына әйләнде. Йөгерү, велосипедта йөрү юллары, тренажерлар һәм таганнар бар.
Ике атнадан соң, 400 йөздән артык бала беренче сыйныфка укырга бара. Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аларны шәһәр паркында сәламләде. Ул яңартылган скверны, шулай ук «Яшьлек» спорт мәктәбен дә бәяләде. Биредә волейбол федерациясе җитәкчесен мәктәп волейбол лигасы чемпионнары каршы алды.
Ә бу егетләр-иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучылары-районның горурлыгы. Алар — Олимпиада, Бөтенроссия ярышлары җиңүчеләре, бердәм дәүләт имтиханнарында иң югары балл җыючылар. Фәрит Мөхәммәтшин яшьләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
“Импульс” универсаль комплексы Буа халкының физик үсешенә яңа этәргеч бирде. Ул бер ел элек ачылды, биредә волейбол, баскетбол, мини-футбол, көрәш буенча зур турнирлар узды инде. Татарстанда республика президенты программаларын гамәлгә ашыруның мондый мисаллары аз түгел. Бу хакта район активы белән очрашуда сүз барды.
Игеннәрне урып-җыю – көнүзәк бурыч. Ызандаш Тәтеш районының «Бакырчы» хуҗалыгында бөртекле культураларны җыеп, амбарга урнаштырганнар инде. Кукуруз, шикәр чөгендерен җыеп аласы, терлекләргә кышка азык әзерлисе бар.Терлекчелектә дә саннар күпләргә үрнәк. Бер сыердан уртача көнлек савым 16 килограммнан артык. Фәрит Мөхәммәтшин хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән аралашты
Узган 3 елда авыл җирлеге сизелерлек үзгәрде. Республика, федераль программалар ярдәмендә күпфункцияле үзәк, фельдшерлык пункты, универсаль спорт мәйданчыгы төзелде, юллар ремонтланды. Авыл халкы акчасына зират, чишмәләр төзекләндерелде.
Хәзер җирлек советы да уңайлы шартларда эшли. Бакырчыда республика программасы буенча төзелгән җирле башкарма комитет бинасын да ачтылар.
Дмитрий Второв, Эдуард Мөхәммәтҗанов, Татарстан яңалыклары, Буа һәм Тәтеш районнары.