Авыл хуҗалыгы басуларында яңа проектларны гамәлгә ашыруга керештеләр. Бүген Татарстанда «Агроволга» масштаблы форумы башлана. Дистәләрчә мәйданда түгәрәк өстәлләр, фәнни конференцияләр, авыл хуҗалыгында заманча казанышлар күргәзмәсе оештырылды. «Трактор-шоу» һөнәри осталык конкурсы да үткәрелә. Боларның барысы да -«Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә өч көн дәвам итә. Мөһим темаларның берсе — корылык шартларында уңышны саклап калу. Исегезгә төшерәбез, Татарстанның 38 районында көннәрнең артык эссе торуы һәм чәчүлекләргә куркыныч янау сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимы кертелде.