Элек-электән эшле кеше — ашлы кеше, ди халкыбыз. Авыл җирендә эшсез тору мөмкин дә түгел. Республикабыз район-авыллары басуларда, урып-җыю эшләре дәвам иткәндә, Саба районының Шыңар авылында “Туган як”ачык акционерлык җәмгыятендә сыерлар өчен торак төзелеп килә. Исәпләре- ноябрь аенда комплексны файдалануга тапшыру.
Бүгенге көндә эшләр дәрәҗәдә башкарылган? Бу турыда алдагы язмада.
Район җитәкчелеге белән киңәшләшеп, әлеге торакны эшчеләргә уңайлы шартлар тудыру максатыннан 10 нчы майда төзи башлыйлар. Хуҗалык җитәкчесе Фәргать Сәүбанов Алабуга, Кукмара районнарындагы фермаларны карап, тәҗрибә уртаклашып кайта. Күңеленә күрше районың “Урал” хуҗалыгындагы комплекс ошый һәм Арчадагы “Союзстрой” компаниясе белән килешү төзелә. Төзелешне нәкъ менә алар алып бара.
Фермаларга илтә торган юл плитәләрен районның “ПМК-мелиорация” оешмасы махсус программа нигезендә салып биргән. Яңа торак төзелгәч, үзләрендәге малларга өстәп,буаз таналар сатып алырга телиләр.Бүгенге көндә Киров өлкәсе белән шул хакта сөйләшүләр бара. 504 башка исәпләнгән комплекс төзелә торган җирләр тулысы белән рәсмиләштерелгән. Берьюлы 48 баш сыерны саварга мөмкинлек бирүче саву залы да эшләнә.
Алга таба 1000 башка исәпләнгән торак төзү уйлары да бар. Яңа комплекста сыерлардан югары сыйфатлы продукт алу хыялы тормышка ашсын!