Республика икътисады коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләрдән соң акрынлап торгызыла. Бу парламент тикшерүенә кертелгән өч еллык бюджет проектынан да ачык күренә. Муниципалитетларда да башлангыч нәтиҗәләр ясый башлыйлар. Авыл районнары арасында үз сәнәгать зоналары булган районнар да отышта. Актаныш агрегат заводы машина төзелеше өчен комплектлау җиһазлары җитештерә. Предприятие өчен квалификацияле кадрларны кайда әзерлиләр? Бу хакта киләсе репортажда.
Заманча җиһазларда төгәллек белән детальләр ясыйлар. Менә бу контроль үлчәү аппараты автомат режимда эшли.
Җитештерүне автоматлаштырылган системадан башка күз алдына да китереп булмый. Төгәл эшләүче датчикларны кулланбыз. Детальләр дә төгәл булырга тиеш.
Әйе, монда төп таләп төгәллек. Зманча станокларда җитештерелә торган детальләр һәм запас частьлар машина төзелешенә билгеләнгән. Кронштейннар, рычаглар, тормоз колодкалары, тартмалар, стяжкалар – барлыгы 50дән артык деталь. Аларны Башкортстан, Урал, башка төбәкләр предприятиеләре сатып ала. Запас частьләрнең күбесе КАМАЗ өчен билгеләнгән.
Актаныш агрегат заводы ике меңенче еллар башыннан бирле шундый режимда эшли. Авыл районы өчен бу-өстәмә эш урыннары, шулай ук муниципалитет бюджетында керемнәр арта дигән сүз. Шунысы да мөһим, җитештерү өчен кадрларны шунда ук җирле технология техникумында әзерлиләр. Хәзер әлеге ресурс үзәгендә булачак югары класслы һөнәр осталары — тракторчы-машинист, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлаучы, электромонтер, хисапчы, аш-су остасы белгечлеген үзләштерә. Көйләүче-инженерларны да шунда әзерлиләр.
Технология көллияте белән берлектә без укыту-практик программа әзерләдек. Көйләүче инженерларны укытабыз.
Алар киләчәктә безнең заводта эшләячәк. Уртача хезмәт хакы 30 мең сум. Җитештерүне арттыра алсак, эш хакы да артыр дип өметләнәбез. Район өчен бу бик мөһим.
Заводта киләчәк үсешкә ышаналар. Якындагы өч елга үз бизнес планнарын булдырганнар, анда зур бурычлар куелган.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.