Ирешкән уңышлары булса да, ел йомгаклары белән тулысынча канәгать түгелләр. Чүпрәле районы авыл хезмәтчәннәре бу атнада алдынгылар слетында узып баручы елга башлангыч нәтиҗәләр ясарга җыена. Корылык сәбәпле, ашлык һәм мал азыгы үстерүгә тотылган чыгымнар үзен акламады, шулай да игенчеләр табигать көйсезлекләрен җиңеп чыкты.
Чәчүгә киткән чыгымнар буенча быел чираттагы рекордка йөз тотканнар. Әмма гаять коры һава шартлары уңышка тискәре йогынты ясаган.
Быелгы шартларда һәр гектардан 30 центнер ашлык җыю да рекорд. Бу республика буенча уртача уңыштан ике тапкырга диярлек артык. Төп юнәлеш-сөт җитештерү. Ике мең тугыз йөз баш мөгезле эре терлекнең 900е-савым сыеры. Мондый катлаулы елда да уңышларны барлык технологияләрне үтәү белән генә түгел, ә тәҗрибәле белгечләр хезмәтенә дә бәйлиләр. Нурзидә Сөләйманова — машина белән сыер саву операторлары арасында лидерларның берсе.
Механизаторлар, сыер савучылар, ветеринарлар, агрономнар, зоотехниклар район алдынгылар слетына әзерләнә. Алдынгыларга рәхмәт сүзләрен әйтеп, лаеклы бүләкләр бирәләр. Ә Кече Чынлы авылында барысы да Яңа елны каршыларга әзер. Традиция буенча авыл урамнарын гирляндалар куелган төсле чыршылар, кар-боздан ясалган әкият геройлары сыннары бизи. Әлеге кышкы матурлык авыл халкының да, килгән кунакларның дә кәефләрен күтәрә.
Дмитрий Второв, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары, Чүпрәле районы.