Районнар сабантуена ничек әзерләнә? Үзәк мәйданда көн саен кызу эш кайный. Төрле оешма-предприятие вәкилләре җыештыру, буяу, территорияне үләннәрдән чистарту эше белән мәшгуль. Апас районында сабантуе 11нче июнь көнне сәгать 11дә башлана.
Сабантуен ел саен күңел сагынып, көтеп ала. Быел әлеге зур бәйрәмгә әзерләнү эшләре тулы куәтенә бара. Мәйдан чүп үләннәреннән арындырыла. Район башлыгы тәкъдиме буенча керү юлында яңа капка эшләнә башлаган, шулай ук сәүдә, ашханә рәтләренә өстәл урындыклар куелган, беседкалар да урын алган. Әлеге хакта тулырак район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров хәбәр итте.
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уаеннан быелгы сабантуенда халык уеннарына, борынгы традициләргә, милләтара татулык, дуслыкка аерым игътибар берелә. Халык уеннарында катнашучыларны саллы бүләкләр көтә.
Мәйданда буяу-агарту эшләре дә урелеп бара. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре үз өлешләрен көртә.
Алия Галиуллина, Татарстан яңалыклары.