«Зөя буйлары» заказнигы хезмәткәрләре Ивашёв паркында экологик сукмак салдылар. Аның буенча беренче экскурсия мәктәп укучылаы өчен уздырылды. Әлеге сукмак кайлардан йөртә, үзенчәлекләре нәрсәдә, хәбәрчебез белеште.
Кайчандыр дворян Ивашев милке булып торган парк Буаның аерым сакланылучы зонасына һәм экологик маршрутка керә. Камилә Зарипова һәм аның дуслары өчен әлеге табигать почмагы чит түгел. Кыз – яшь натуралистлар хәрәкәте әгъзасы, табигатьне саклауга үзеннән өлеш кертә.
Балаларда экологик белем булдыру, экологик шәхес мәдәниятен үстерү – экологик сукмак оештыруның төп максаты шул. «Зөя буйлары» заказнигы бу эш белән унбиш елдан бирле шөгыльләнә — хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын торгыза.
Экологик сукмак 13 тукталышны үз эченә ала. Аларның һәрберсе табигый байлыклар турында сөйли. Хайваннар, кошлар, үсемлекләр хакында. Сүз уңаеннан, биредә йөздән күбрәк төрдә агачлар үсә.