Буа питомнигында хәзер иң баллы чор: җиләкләрнең нәкъ өлгергән мәле. Уңышы да сөендерә. Бу вакытны көтеп алган халык бакча җиләген чиләк-чиләк җыя. Әлеге эш барышы вакытында алар белән хәбәрчебез аралашып кайтты.
Тулышып пешкән җиләкләрнең кызыллыгыннан күзләр камаша. Питомникта иртәдән үк халык кайный. Буа шәһәрендә яшәүче Рузинә Садретдинова тормыш иптәше белән бирегә ел да килә. Бүген дә, санаулы сәгатьләр эчендә берничә чиләкне тутырып та куйганнар. Кыш буена җитәрлек витамин җыйганнар.
Питомникка күрше-тирә районнардан килеп җиләк җыючылар да бар. Йолдыз Рәхмәтуллина, мәсәлән, Тәтеш районыннан. Җиләк өлгергән дигән хәбәрне ишеткәч, кызы һәм кияве белән Буага юл алганнар.
Әлфит Зыятдиновның җиләк плантациясе биш гектар мәйданны били. Фермер сүзләренчә, быел җиләкләр зур. Тик шулай да кояш җылысы җитеп бетмәгән, баллылыгы азрак.
Әлфит Зыятдинов күптән сыналган, районлаштырылган сортларга өстенлек бирә. Мәсәлән, “Фестиваль” сортлы җиләкне безнең якларда 1936нчы елдан бирле үстерәләр. Үсемлекләрне яңартуга да игътибар бирелә.
Сүз уңаеннан, җиләкнең килограммы сатуда 300 сум тора. Үзең җыйсаң, бәясе кимрәк чыга.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.