Актаныш районыннан 11 нче тапкыр махсус хәрби операциядәге райондашларына гуманитар ярдәм озатачак. Бүгенге көндә җыелган ярдәмне тәртипләп, аерым тартмаларга тутыру эше бара. Хәрбиләргә ниләр юлланачак? Иҗат төркемебез белеште.
Гуманитар ярдәмне инде 11нче тапкыр юллыйлар. Пучы авылыннан Фәрит Фәйзуллин биредә эшләүче актив волонтерларның берсе. Махсус хәрби операциядә аның үз улы һәм кияве катнаша.
Хәрби хәрәкәт барган зонада иң кирәклесе — медицина кирәк-яраклары. Бу юлы солдатларга махсус җыелган 200 аптечка җибәрелә.
Җибәрелгән бер генә әйбер дә артык түгел, ди волонтерлар. Солдатлар белән хәбәрләшеп, нәрсә кирәген үзләреннән сорап барлыйлар. Исемләп тутырылган посылкаларның һәрберсенә, шулай ук, аерым шешәләрдә эчәргә су, Актаныш икмәк комбинатында пешкән ипиләр салына.
Актанышлылар тарафыннан миллион ярым сум күләмендә акча җыелан. Әлеге суммага хәрбиләр соравы буенча УАЗ буханка автомобиле алырга планлаштырыла. Бу юлы гуманитар йөкне бер газель һәм бер зур фура машинасы илтә.
Альбина Сөлтанова, Ләлә Зәйнуллина, Марат Сарахов. Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.