Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты.Васил Шәйхразиев иң элек ат спорты мәктәбе эшчәнлеге белән танышты. Биредә төрле токымдагы 18 ат тәрбияләнә. Алар арасында сабантуйда гына түгел, республика, Россиякүләм ярышларда җиңү яулаган юртаклар һәм чабышкылар бар.
Васил Шәйхразиев район Советының отчёт сессиясе эшендә катнашты. Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин узган елгы эшчәнлеккә анализ ясады. Ул сүзне авыл хуҗалыгыннан башлады. Терлекчелеккә килгәндә, районда 4620 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.
Кош ите җитештерүдә район республика фермер хужалыклары арасында беренче урында тора. Бүгенге көндә районда 24 кошчылык мәйданчыгы эшли. Әлеге тармакта 380 кеше эш урыны тапкан.
Район башлыгы эшмәкәрләр эшчәнлегенә, мәгариф, мәдәният, спорт өлкәсендә ирешкән уңышларга тукталды. Сәламәтлек саклау өлкәсен дә читләтеп үтмәде.
– Мөслимдә эшчән, тырыш кешеләр яши! – диде Васил Шәйхразиев. Премьер министр урынбасары мөслимлеләрнең телне, гореф-гадәтләрне саклау юнәлешендә хезмәтен югары бәяләде. Соңгы елларда Мөслим районының күпләргә үрнәк булуын билгеләп үтте. Соңыннан Мөслимлеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Римма Афзалова, Динар Нуретдинов