Чистай районында терлек азыгы әзерләү, терлекчелек продукциясенең үзкыйммәте, умартачылык мәшәкатьләре һәм башка авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган зона семинары үткәрелде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров берничә хуҗалык эшчәнлеге белән танышты. Семинар барышында шулай ук, бөртеклеләрне үстерү буенча игенчеләргә гамәли күрсәтмәләр бирелде.
Игеннәрнең шушылай хәтфәдәй үсеп утырганын күргәч мул уңыш булачагына өмет бермә бер арта. Ләкин халыкта кырдагысы түгел амбардагысы ашлык дигән әйтем бар. Уңышны вакытында җыеп алырга кирәк. Авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре үз тәҗрибәләре, яңа технологияләр һәм ысуллар белән уртаклашты.
Хуҗалыклар үз тармакларында модернизацияләү һәм цифрлаштыру белән бәйле эшләрен тизләтү максатыни куя. Илкүләм катлаулы икътисадый шартлар булуга карамастан бу юнәлештә Президент ярдәме арта бара.