Республиканың 24 районы-ветеринарларның күзәтүе зонасында. Чистай районында африка дуңгызлар чумасының тагын бер учагын таптылар.
Куркыныч тизлек белән таралырга мөмкин булган авыруны авылларның берсендә шәхси хуҗалыкта теркәгәннәр. Бу инде дүртенче очрак. Узган атнада аларны Югары Ослан һәм Спас, соңрак Мамадыш районнарында ачыклаганнар. Республикада дуңгызлар чумасы таралу куркынычы янау сәбәпле, 6 мең баш дуңгыз юк ителгән. Хәзер күзәтү зонасында-республиканың 24 районы. Бу хәлне Баш ветеринария Идарәсендә аңлаттылар.