Көзге-кышкы чорда салкын тидерү очраклары ешая. Быелгы сезон да искәрмә түгел. Республикада салкын тиеп һәм грипп йоктырып табибка килүчеләр дә көннән-көн арта. Эйтик, Буа раойнында чирләмәс өчен нәрсә эшлиләр? Алсу Сәмигуллина язмасында.
Укучылар мәктәпкә термометрия узганнан соң гына керәләр. Роальд Сәгъдиев исемендәге мәктәптә бу коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә кертелгән таләпләрнең берсе, бүген дә актуаль булып кала бирә. Салкын тиеп авыру очраклары артса да, укучыларның мәктәпкә йөреше кимемәгән. Чөнки белем йортында барлык саклык чаралары да күрелә. Моннан тыш, санитар эшкәртү буенча актив эш алып барыла. Техник персоналатна саен хлор эремәсе ярдәмендә барлык өслекләрне зарарсызландыра. Мәктәпнең һәр катында һаваны чистарту өчен рециркуляторлар урнаштырылган.
Мәктәпләрдә күрелгән чаралар гына җитми, әлбәттә. Районда соңгы арада ОРВИ белән авыручылар саны арта бара. Өстәвенә, дуңгыз гриппы куркыеычы да бар. Югары температура, коры ютәл, тамак ялкынсыну – симптомнар охшаш. Ә иң куркынычы – өзлегү. Бүгенге көндә районда ике грипп очрагы рәсми ачыкланган, әмма дуңгыз гриппы йоктыру факты теркәлмәгән. Исегезгә төшерәбез, авыруның беренче билгеләре сизелүгә үк, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.