Актаныш хәрби хәрәкәттә катнашучы райондашларыбызга чираттагы гуманитар ярдәмне юллый. Яшьлек яшьләр үзәгенә волонтерлар һәм теләге булганнар гуманитар ярдәм тутырырга дип килде. Эшләрнең барышын иҗат төркемебез күзәтте.
Актаныштан Чулпан ханым Сафина гуманитар ярдәм тутыруда тәүге тапкыр гына катншамый. Улын хәрби хәрәкәткә озаткан ана әлеге игелекле эштә ярдәм итәргә дип инде өченче тапкыр килә. Бу юлы да алар егетләргә барлык төр кирәк — яракларны юллый.
Әйберләрне һәр солдатка атап аерым коробкаларга тутыралар. Һәр тартма егетләрнең теләкләрен исәпкә алып тулыландырыла.
Актаныш районы егетләренә ярдәм җыюда райондашлар гына түгел читтә яшәүче якташлар, шулай ук чит шәһәрләрдән волонтёр оешмалары да кушыла. Бу юлы җибәреләчәк гуманитар ярдәмнең гомуми суммасы 7 мииллонга якын.
Кирәк — яракларны урнаштыруда егетләрнең туганнары якыннары катнаша. Куңел җылысын биреп тутырылган әйберләр мобилизацияләнүчеләргә барып җитер дип ышана алар.