Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылында беренче тапкыр чаналар фестивале үткәрелде.
Республикабызның кайбер районнарында чаналар фестивале уздыру традииясе бар. Әлеге исемлеккә Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылы да кушылды. Биредә быел беренче тапкыр чаналар фестивале үткәрелде. Олылар да, балалар да рәхәтләнеп чанада шуды. Фестивальнең бәйрәм мизгелләрен Рушания Сибатова да күреп кайтты.
Кызыл Чапчак авылы депутаты һәм татар конгрессының башкарма директоры чанада җилдерәләр. “Чана фест” фестивале менә шулай, олы яшьтәгеләрне дә бала чакларына алып кайта.
Бәйрәмн авылның Хәким тавында оештыралар. Анда йөзләп кеше җыела. Бәйгенең төп шарты – бизәлгән чанада килү.
Ә Гүзәл Илдарханова улы Марс ясаган чананы алып килә. Малай аны 13 яшендә ясаган булган, хәзер аңа 27 яшь икән.
“Чана фест” чарасын “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының һәм Татар конгрессының җирле бүлекләре оештыралар. Шулай итеп алар шәһәр башлыгы Рамил Муллин игълан иткән “Сәламәт яшәү һәм сәламәтлек” елына үз өлешләрен кертәләр.
Ә соңыннан бәйрәм кунакларын табада пешкән коймак, пылау, кайнар компот һәм самавырдан чәй белән сыйлыйлар. Оештыручылар “Чана фестны” киләсе елга да оештырырга кирәк дигән фикергә киләләр.
Раушания Сибатова, Рафаэль Ракыйпов, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.