Милли бизәкләргә бай Сабантуе һәм Акатуй бәйрәме. Чүпрәле районы авылларында татар һәм чуваш халыклары бәйрәмнәрен матур итеп оештырдылар.Бәйрәмнәрнең күркәм мизгелләре безнең киләсе репортажда.
Кече Чынлы авыл Сабантуена тирә-як авыллардан, хәтта күрше Ульяновск өлкәсеннән дә кунаклар җыелды. Иң яхшы механизаторларны, сыер савучыларны, зоотехникларны хөрмәтләделәр. Кыйммәтле бүләкләр эштә яңа уңышларга этәрә, — ди оештыручылар.
Кече Чынлы авылы һәрвакыт районның агросәнәгать уңышларына зур өлеш кертте. Иң яхшы игенчеләр, терлекчеләр, тракторчылар нәкъ менә биредә яши. Илнур Сатдинов — «Чынлы» хуҗалыгы механизаторы-районның быелгы чәчү батыры. Тыйнак, әмма эшчән егет, таләпләр дә югары, бүләкләре дә юмарт, дип саный ул.
Хуҗалыкта мул яңгыр көтәләр, чәчүдәге тыршылыклары бушка китмәсен, диләр. Күрше Үби авылы җирлегендә дә яңгырга өмет итәләр. Шул ук көнне биредә чуаш халык бәйрәме Акатуй узды. Чәчүгә йомгак ясадылар. Бу бәйрәм дә Сабан туена охшаган, үзенчәлекләре дә бар. Кулга–кул тотынышып мәйданда әйләнү, яңгыр теләү йоласын үтәү мәҗбүри санала.
Акатуй бәйрәменә читтән дә кунаклар килгән. Николай Угаслов – Чүпрәле районыннан туып – үскән эшмәкәр, Чуашия Парламенты депутаты. Һәрвакыт халык бәйрәмен үткәрүдә ярдәм итә, милли мәдәниятнең саклануына сөенә.
Ә бөтен Россиягә танылган «Созвездие — Йолдызлык» фестивален оештыручы Дмитрий Тумановның ата-бабалары 11 нче гасырда ук Яңа Элмәле авылына нигез салалар.
Яңа Үби авылында халык бәйрәменә тагын бер мөһим вакыйга өстәлде. Сугыш ветераннарына куелган һәйкәл янында тыл хезмәтчәннәренә һәм төрле гаскәрләрдә Ватанны саклаучылар истәлегенә ике стелла ачылды. Тантананы балаларның алып баруы символик мәгънәгә ия. Ватан һәм авыл тарихын белеп, алар үз җирләренең патриотлары булып үсә.
Ул арада күрше Кече Чынлы авылында-Сабантуйның иң кызган чагы. Көрәш батырының иңнәренә тәкә салдылар, ә сабантуе эстрада артистларының дәртле чыгышлары белән тәмамланды.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Чүпрәле районы.