Республиканың кайбер районнарында сабан культураларын чәчү төгәлләнеп килә.
Азнакай, Аксубай, Баулы, Буа, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Сарман, Тәтеш, Чирмешән һәм Ютазы районнары хуҗалыкларында барлык мәйданның 80 -95 проценты чәчелгән. Буа, Мөслим, Актаныш районнарында сабан бодае чәчелгән мәйданнар 14-20 мең гектарга җитә. Республикада шикәр чөгендерен чәчү дә тәмамланып килә. Буа, Бөгелмә, Зәй, Мөслим, Сарман, Тәтеш һәм Тукай районнары әлеге агрочараны уңышлы башкарып чыкты.