Чәчәк яратмаган хатын-кыз сирәктер. Йорт эчендә генә түгел, бигрәк тә ишегалларын, йорт тирәләрен гөлчәчәкләргә күмүчеләр күп Зәйдә. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр бу эшне аеруча яратып башкара. Югары Шепкә авылыннан Рәфинә Мостафинаның матурлык дөньясын без дә күреп кайттык.
Югары Шепкә авылында яшәүче Рәфинә Мостафинаның йорт каршыннан ук аллы- гөлле чәчәкләр каршы ала. Үзе ясаган композицияләр аеруча игътибарны җәлеп итә. Ишегалдында исә җәй әйләнәсе шау чәчәктә утырган петуния, яраннар, сальвияләре үсә.
Рәфинә Мостафина яран гөлләрне аеруча яратып үстерә. Без, гадәттә, яранның кызыл төс булуына гына ияләнсәк, биредә аның берничә төрен күрергә мөмкин. Алар турында хуҗабикә озаклап сөйли ала.
Мостафиннар йортында гранат агачы да бар. Һәр көз саен ул үзенең җимешләре белән куандыра.
Тырыш хуҗабикәнең ишегалдында гөл-чәчәкләр ямьләндерсә, йортында һәрвакыт тәмле булып пешкән ризык сөендерә. Чәк-чәк, урама, гөбәдия кебек милли ашларны ул аеруча яратып пешерә. Без дә остабикәнең чәк-чәк баллау вакытына туры килдек.
Йорт эчендә һәр бүлмә саен алмаз мозаикасы белән чигелгән картиналар. Бакча мәшәкатьләреннән бушаган арада бу эшне дә яратып башкара Рәфинә апа. Әле болар гына түгел, ул хатын-кызлар өчен түбәтәйләр тегү белән дә шөгыльләнә. Энҗе-мәрҗәнле, милли бизәкле, төрле төстәге баш киемнәренә хәзерге көндә ихтыяҗ барлыгын яшерми оста.
Менә шундый бар яктан уңган, алтын куллы кешеләр яши безнең җирлектә.