Чәчү кампаниясенә республиканың барлык районнары да кушылды. Барлыгы миллион 900 мең гектарда игеннәрне чәчәсе бар. Хәзер төп бурыч-язгы кыр эшләрен оешкан төстә, тиз үткәрү. Бу көннәрдә Тукай районы басуларында да техника гөрелтесе тынып тормый.
Бу язда «Тукай-яшелчә» хуҗалыгында 4 мең ярым гектар чәчәсе бар. 90 нчы елларда үз күрсәткечләре белән дан тоткан «Ворошиловский»совхозы әле дә абруйны тота. Сыйфатлы бодай, арпа, кукуруз, күпьеллык үләннәр орлыкларын җитәрлек күләмдә әзерләгәннәр.
Орлык әзерләгәндә корткычга каршы препаратлар, минераль ашлама, башка өстәмәләр кушыла. Егәрлек-көнгә 25 тоннага кадәр.
Чәчү бара. Бөртеклеләрнең төп уңышы малларны ашатуга китә. Хуҗалыкта алар мең ярым. Шуларның 600 се-савым сыерлары. Көнгә 8 тоннага якын сөт савалар, аны күрше Алабугага тапшыралар. Анда сөттән балалар ашамлыклары да җитештерәләр.
Янәшәдәге абзарда яшь терлекләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Биредә ике йөзгә якын бозау үстерәләр, балансланган рацион каралган. Хуҗалыкта яшелчә культуралары өчен плантацияләр, шулай ук уңышны саклау өчен махсус складлар да бар. Өч сугару системасы эшли. Авыл хуҗалыгы берләшмәсендә 130 кеше эшли. Аларның күбесе өчен коттеджлар төзелгән. Аларны милек итеп рәсмиләштерә алалар, килешү буенча биредә 15 ел эшлиләр.
Көнбатышның икътисади санкцияләре игенчеләрнең эшенә берничек тә йогынты ясамаган. Алар киләчәккә ышана.
Игенчеләр чәчүне май бәйрәмнәреннән соң төгәлләргә исәпли.
Дмитрий Второв, Александр Решёткин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Тукай районы.