Көз – язгы, җәйге эшләргә йомгак ясау, киләсе ел уңышына нигез салу чоры. Моңа ишарәләп, халкыбыз: “Көз чәчсәң, көлгә чәч, яз чәчсәң, сазга чәч”, “Көз җир сөр, кыш кар сөр”, — дип әйтә.
Авыл хуҗалыгында, бакчачылык ширкәтләрендә ел нәтиҗәләре нинди булды, киләчәктә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфиры шушы мәсьәләләргә багышланды. Студия кунагы — Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалы лабораториясе мөдире Айгөл Габдрахмановага без дә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.