Быел сәүдә мәйданчыкларында икмәккә кытлык булмаячак дип вәгъдә итә иген үстерүчеләр.
Һава шартлары көйсез булуга карамастан, җитештерүчеләр югары сыйфатлы мул уңыш алуларын билгеләп үтә. Бу хакта Тукай районында Чаллы предприятиесе генераль директоры Рафаэль Юнысов сөйләде. Ул республика Президенты белән очрашуда катнашты. Рөстәм Миңнеханов һәм аграрийлар урып-җыю кампаниясенә йомгак ясады. Көзге чәчү һәм район территориясендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты.