Татарстанда умартачылыкны саклау максатыннан республиканың һәр районында умартачылар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен Ватсап бердәм төркеме эшли.
Нинди дә булса район чәчүлекләрне махсус препаратлар белән эшкәрткән, кырларны агулаган очракта урынын, вакытын һәм нинди препарат кулланыласын язып, шул бердәм порталга хәбәр җибәрергә тиеш. Бал кортлары агуланган очракта, ашыгыч чаралар көчен Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив штаб булдырган.