Татарстанда барыгы 18 меңнән артык укучы бердәм дәүләт имтиханы бирергә җыена. Беренче имтихан быел 31 майда башлана. Ә шушы көннәрдә республика мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәме үтте. 120 елга якын тарихы булган Алешкин-Саплык мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлавын хәбәрчебез Мөршидә Җиһан ишетеп кайтты.
Роберт Ильязов үзе дә әлеге мәктәптә укыган. Барлык фәннәрне дә чуаш телендә укыдым. Ләкин әлеге мәктәптә алган белемем, киләчәктә Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, биология фәннәре докторы, профессор булырга комачауламады, телләр өйрәнегез, күпме тел белсәң шулкадәр яхшырак дип искәртте галим.
Шәхси стипендия бирелү әле беренче генә булса да мәктәпнең ел саен инде гадәткә кергән гамәлләре дә бар.
Татантаналы линейкада ел нәтиҗәләре буенча алдынгы укучылар билгеләп үтелде, район һәм җирле хакимият мәктәп коллективын котлап бүләкләрен тапшырды.
Лайф дарят сертификат учительнице
Һәр укытучыга шигырь һәм чәчәкләр аша олы рәхмәтен җиткерде укучылар. Ә яннарында әниләре сыман борчылып һәм сөенеп торучы — сыйныф җитәкчесе.
Әле кайчан гына шушы сукмактан , мәктәп урамында урнашкан мәктәпкә беренче сыйныфка килгәннәр иде.
Мәктәбемне бик яратам. Бүген минем өчен күңелле дә бераз күңелсез дә көн. Күңелле, чөнки мөстәкыйль тормышка аяк басабыз, күңелсез, чөнки мәктәп еллары тәмамланды.
11 ел буе шушы мәктәптә укуым белән үземне бәхетле саныйм. Минме янымда гел ягымлы, кайгыртучан укытчылар булды. Мин аларга белем биргәннәре, һәрвакыт ярдәи иткәннәре өчен бик рәхмәтлемен.
Тормыш юлында һәркем әлеге онытылмаслык булып истә кала торган мизгелләрне кичерә, шуңа теләкләр дә күңел түреннән чыга.
Киләчәге өметле Алешкин –Саплык мәктәбендә белем алучыларның. Алар бит СССРның авиация промышленносте министры, ике тапкыр Социалистик хезмәт герое, генерал-полковник- инженер Петр Дементьев — якташлары. Әлеге мәктәп аның әтисе Василий Дементьев исемен йөртә, ә ул мәктәпнең беренче укытучысы булган фидакарь шәхес. Алар хөрмәтендә биредә музей да ачылган. Хезмәт батырлыгы дәресләре анда уза, — дип сөйләде мәктәп директоры.
Соңгы кыңгырау ул көнне соңгы мәртәбә чыңласа да, мәктәпне тәмамлаучы биш укучы өчен олы юлга чакырган беренче кыңгырау ул.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары, Чүпрәле районыннан.