Ил президентының яңа төзелгән шәхси йортларга табигый газны бушлай тоташтыру программасы Татарстанда уңышлы үтәлә. Балык Бистәсенең Төньяк бистәдәге 200 гә якын йортны да бу көннәрдә газга тоташтыру дәвам итә. Тулырак киләсе репортажда.
Өйгә газ кергәч, җәннәт рәхәтлекләре килде. Гыйззятовлар гаиләсе яңа йортка берничә ай элек күченгән. Өч нәни балалы гаилә табигый газга тоташтыруны түземсезлек белән көткән. Хуҗа хатынның эше җиңеләйгән, акчаны да янга калдырганнар. Бу бушлай газлаштыру программасы нәтиҗәсе.
Йортларны газны шушы көннәрдә тоташтыра башлаганнар. Гыйззәтовлар йортына газ беренчеләрдән булып кергән. Торбаларны 10 чакрым озынлыгында сузганнар. Барлыгы 197 йортны табигый газга тоташтырырга җыеналар.
Газны бушлай өйләргә китереп җиткерү — ил президенты Владимир Путинның проекты. Биш миллион чамасы кеше әлеге хокука ия.
Татарстанда 18 меңгә якын йорт бушлай газга тоташтырыла. Планда-2023 ел ахырына кадәр шәхси йортларга газ кертүне тәмамлау.
Гүзәл Зәйнакова, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары, Балык Бистәсе районы.