Соңгы елларда Буа районындагы сулыкларга аккошлар күбрәк ияләшә. Быел Рунга аваылы янындагы плотинада да кошларны күрергә мөмкин. Аккошлар ел саен яшәү урыннарын алыштырып торалар.
Яңа урында да кошлар үзләрен иркен тоталар. Үзләрен карарга килгән кешеләрдән дә, машина тавышларыннан да курыкмыйлар. Плотинада шулай ук кыр үрдәкләре белән челәннәр дә йөзеп йөри. Биредә су чиста, бәлки шуңадыр кошлар әлеге урынны үз иткән. Алдагы елларда районның Югары Лашчы, Бикмураз, Бик Үти авыллары сулыкларында да аккошлар күренгән булган.