Буа шәһәренең үзәк базарында ковидтан мобиль вакцина ясату пункты ачылды.
Элек медицина хезмәткәре булып эшләгән Любовь Ванечкина ковид белән быел гыйнвар аенда бик каты авырган. Инде савыгырга өмете өзелгән мәлдәә табиблар гомерен саклап калганнар. Авырудан соң алты ай үткәннән соң, пенсионер ковидка каршы првивка ясаткан. Февральдә кабат ясатырга җыена. Үз мисалында башкаларны да прививка ясатырга чакырды.
Үзәк базар территориясендә ковидтан прививка ясату пункты район башлыгы күрсәтмәсе буенча оештырылган. Пунктның ишекләре иртәнге сәгать җидедә үк ачык. Әлеге мөмкинлектән уннарча кеше файдалана.
Буа шәһәрендә мобиль вакциналаштыру пунктлары тагын дүрт урында -медицина училищесы, ветеринария техникумы, «Домо» сәүдә үзәге һәм «Венец» аптекасы биналарында эшли.
Илсөяр Гаязова, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары, Буа шәһәре.