Буа районының Аксу авылыннан Фирдүс Салаватуллин крестьян-фермер хуҗалыгында бу көннәрдә аш чөгендере чәчәләр. Фермер гадәттә беренчеләрдән булып кишер утырта торган булган. Әмма, быел җир өлгереп җитмәү сәбәпле, чәчү графигына төзәтмәләр кертергә туры килгән. Калган культуралар үз чираты белән чәчеләчәк. Фермерның язгы кыр эшләре турында тулырак киләсе материалда.
Кишер утыртылачак җирләр өлгергәнче дип, фермер 20 гектарда кызыл чөгендер чәчә башлаган. Әлегә иртә өлгерә торган сортларын. Ике механизатор, барлык технологияләрне үтәп, трактор белән ашламалы орлыклар чәчәләр. Процесс белән Фирдүс Салаватуллин үзе җитәкчелек итә.
Болардан тыш фермер кишер, бәрәңге, бөртекле культуралар да чәчә. Яшелчә үстерү белән ул 2005нче елдан бирле шөгыльләнә. Продукцияне сатып алучы даими клиентлары да бар.
Узган көз хуҗалыктан уңышны кырлардан ук сатып алып киткәннәр. Фермер быел да яхшы табыш алырга өметләнә.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары