Күпчелек кеше, әле Яңа ел, бәйрәм рухы белән яши, күңелле вакыйгалар да дәвам итә. Казандагы Буа якташлык җәмгыяте районның Исәк авылы балалары өчен Чыршы бәйрәме оештырды. Әлеге чара инде бишенче тапкыр уза.
Парк янында үсүче зур чыршы тирәсендә булды бәйрәм. Программасы кызыклы итеп төзелгән — театрлаштырылган тамаша да күрсәтелә, Кыш Бабай, Кар Кызы да килгән. Кышның төп тылсымчылары балалар белән чыршы тирәли әйләнделәр, җырлар җырладылар, уеннар оештырдылар. Роза Сабируллина әйтүенчә, авыл халкы бу чыршы әйләнесендә очрашуны көтеп ала.
Шулай ук әлеге бәйрәмдә яңа ел бүләкләрен уйнату да традициягә кергән. Анда авылда яшәүчеләрд, читтән кайтучылар да үз бәхетен сыный ала. Быел төп приз мобиль телефон иде. Аны Яңа ел каникулларына авылга кунакка кайткан Камилә Исхакова отты.
Ирек Закиров әлеге чараларда авылның киләчәге, дип карый. Чөнки авылда тормыш гөрләсә, бәйрәмнәр булса, читтә яшәүчеләр кече Ватаннарына ешрак кайтачаклар. Авыл халкы өчен дә зур вакыйга бу.
Бәйрәм кунакларын ачык һавада зур казанда әзерләнгән пылау белән дә сыйладылар, ә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар аларга матур чыгышларын бүләк иттеләр.
Рөстәм Әхмәдуллин, Сирин Хәсәнов, Татарстан яңалыклары, Буа районы.