Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге гимназия йөз еллык юбилеен билгеләп үтте.
Бәйрәм тантанасына республикабызның төрле өлкәләрендә хезмәт итүче төрле елларда мәктәпне тәмамлаучы укучылар килгән иде.
Бәйрәмчә бизәлгән мәктәп бусагасын атлап кергәндә, кайчандыр әлеге гимназия укучылары – ә бүген инде чал чәчле аксакаллар, җитәкчеләр һәм эшчеләр, медицина хезмәткәрләре һәм инженерлар, укытучылар һәм төзүчеләр, түрәләр һәм эшмәкәрләрне дулкынлануларын яширмиләр.
Килүче кунаклар гимназиянең үткәненә күз салып, уку йортының бүгенгесе белән танышты.Бер гасыр тарихы булган гимназия илебезгә, милләтебезгә, йозләгән мәшһүр шәхесләр бүләк иткән, аларның һәрберсе мәктәпнең горурлыгы.
Әлбәттә аеруча җылы хисле сүзләр Гимназия укытучыларына яңгырады. Вәзгыятнең нинди булуга да карамастан, алар сайлаган юлларыны тугры булып, кыйблаларын үзгәртми армый-талмый хезмәт куялар.
Эльза Әхмәтҗанова, Татарстан яңалыклары.